Ауропа Татарлары Форумы логотибы Форум ЕвроТатар
← Баш биткә

Форум 2026 · Пост-релиз

Франкфуртта беренче Ауропа татарлары форумы узды

Ауропаның төрле илләреннән татар телле активистлар, проект авторлары, оештыручылар, белгечләр һәм артистлар өч көнгә бер мәйданда очрашты.

2026 елның 25–27 сентябрендә Алманиянең Майндагы Франкфурт шәһәрендә беренче бәйсез Ауропа татарлары форумы узды. Анда Ауропа кыйммәтләрен хуплаучы татар телле активистлар, проект авторлары, оештыручылар, белгечләр һәм артистлар җыелды. Форум тулысынча татар телендә узды, ике чыгыш кына инглиз телендә булды.

Форумда 8 илдән 50дән артык кеше катнашты, алар Алманиянең төрле шәһәрләреннән, Австрия, Италия, Финляндия, Франция, Нидерланд, Чехия һәм Ирландиядән килгәннәр иде. Эстония, Бөекбритания, Португалия һәм башка илләрдән дә гаризалар кабул ителде, ләкин төрле сәбәпләргә бәйле аларның вәкилләре Франкфуртка килә алмады.

3көн
8ил
50+катнашучы
TTтөп эш теле

Форумның башлануы

Форум 25 сентябрь, җомга көнне җанлы татар музыкасы киче белән башланды. Кичәдә Ауропада танылган татар артистлары Adelya Abadeli (Адилә Әхмәтова), Эльнар Байназаров, Динар Гарипов, шулай ук Форум кунаклары һәм балалар чыгыш ясады.

Биредә тамашачыларга таныш җырлар, Вафирә Гыйззәтуллина һәм Зөлфия Камалова репертуарыннан булган әсәрләр, шигырьләр һәм автор җырлары яңгырады. Кичә «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

26 сентябрь

Форум ачылышы

26 сентябрьдә сәгать 09:00да катнашучыларны теркәү башланды, ә сәгать 10:00да Форум рәсми рәвештә ачылды. Форумның оештыручысы, татар теле укытучысы, китаплар авторы һәм татар активисты Эльза Нәбиуллина кереш чыгышында кунакларны сәламләде, Форумның ничек барлыкка килүе, аның максатлары һәм ни өчен кирәк булуы турында сөйләде. Нидерландтан килгән музыкант, пианочы Алия Исхакый катнашучыларга уңышлар теләп, Ауропа гимнын башкарды.

Эльза Нәбиуллина билгеләп үткәнчә, Алманиядәге татар телле эшчәнлек 2024 елда Мүнхендә узган «Алманиядә татар эзләре» очрашуыннан соң көчәя. Шул ук елда Франкфуртта узган Main Tatar Fest бүгенге Форумга юл ачкан чараларның берсе була. Оештыручыларның күбесе — моңа кадәр дә татар хәрәкәтендә, татар телле проектларда, Татар яшьләре көннәрендә һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумында тәҗрибә туплаган шәхесләр.

Татарларда уртак мәсьәләләрне җыелып сөйләшү гадәте элек-электән килгән. Җыеннар, 1905–1917 елларда узган Бөтенроссия мөселман корылтайлары, Гаяз Исхакый җитәкчелегендә 1935 елда Мукденда җыелган Ерак Шәрекъ төрек-татар мөселманнары корылтае, 1990 елларда барлыкка килгән Милли Мәҗлес, Бөтендөнья татар конгрессы, яшьләр форумнары һәм башка очрашулар татарларга фикер алышырга һәм уртак карарларга килергә мөмкинлек биргән. Франкфурттагы Форум да шушы традицияне тулысынча татар телендә Ауропа шартларында дәвам итте.

Форумның төп максаты — Ауропаның төрле илләрендә яшәүче татар телле кешеләрне таныштыру, тәҗрибә уртаклашу, уртак проблемаларны билгеләү һәм яңа проектларга нигез салу. Оештыручылар татар телле балалар һәм яшьләр өчен мохит, мәгариф проектлары, уртак чаралар календаре һәм татар оешмалары арасында даими бәйләнеш кирәклеген ассызыкладылар.

2022 елдан соңгы яңа эмиграция дулкыны белән Ауропага килгән татарлар күп җирләрдә татар телле оешмалар таба алмады. Кайбер татар җәмгыятьләрендә һәм чараларында татар теле бөтенләй кулланылмый, ә кайбер оешмалар Ауропадан читтәге дәүләт структураларына бәйле. Шуңа күрә бу Форум бәйсез, заманча фикерле, тынычлыкны һәм Ауропа кыйммәтләрен хуплаучы татарлар өчен уртак татар телле киңлек булдыру омтылышы булды. Бу мохит хәзерге буынга гына түгел, ә киләсе буынга, ягъни балаларга да кирәк.

Кереш чыгышы ахырында Эльза Нәбиуллина Татарстан байрагы үрнәгендә ясалган Ауропа татарлары байрагын тәкъдим итте. Андагы төркиләрнең күк төсе татарларның төрки дөньяга каравын, Ауропа Берлеге байрагындагы зәңгәр төс аларның Ауропада яшәвен аңлата. Ак тасма исә татарлар бәйләп торган төрки-мөселман һәм Ауропа дөньялары арасындагы күперне символлаштыра.

Танышу һәм беренче чыгышлар

Аннары Эльза Нәбиуллина сүзне Форумны оештыручыларның берсе Айнур Әхмәтовка тапшырды. Ул оештыручыларның һәм күп кенә катнашучыларның моңа кадәр Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар яшьләре көннәре кебек җыеннарда танышуы турында сөйләде.

«Мондый форумнар кешеләргә яңа көч һәм илһам бирә, кайбер сорауларга җавап табарга һәм яңа уртак эшләр башларга ярдәм итә», — диде Айнур Әхмәтов.

Шуңа күрә бу Форумның төп максатларының берсе — килгән катнашучыларны бер-берсе белән таныштыру иде. Айнур берничә танышу күнегүе үткәрде, активистларны мөмкин кадәр күбрәк аралаштырды һәм кешеләргә бер-берсе янына килеп танышу һәм сөйләшү өчен уңай шартлар тудырды.

Айнур шул ук көннәрдә Австралия татарлары корылтае узуы турында да сөйләде һәм анда катнашучыларның Ауропа татарлары форумына юллаган видеосәламен күрсәтте. Соңрак Форум катнашучылары шулай ук Австралия татарларына җавап буларак видеосәлам яздырды.

Көннең беренче чыгышында Финляндиядән Ислам сәнгате белгече Гүзәл татар образының Ауропа сәнгатендә һәм музей тупланмаларында биш гасыр дәвамында ничек үзгәрүе хакында сөйләде. Исемсез «чит кеше» образыннан алып, татарның үз мирасын үзе аңлатучы автор һәм әңгәмәдәшкә әверелүе турында аңлатты.

Киләсе чыгышта Kulturforum Quadrat e.V. рәисе Валерия Лившиц Ауропаның төрле илләрендәге тел сәясәте мисалларын чагыштырды. Ул телне саклау өчен рәсми статус кына җитмәвен, телнең гаиләдә, мәгарифтә, мәдәнияттә, медиада һәм шәһәр тормышында даими кулланылырга тиешлеген әйтте.

Фикер алышу

Форумның дүрт төп соравы

  1. Эмиграциядә татар телен ничек сакларга һәм үстерергә?
  2. Ауропада яшәүче татарларга нинди медиа һәм мәдәни чаралар кирәк?
  3. Хәзерге сәяси вәзгыятьтә Ауропа татарларының киләчәге нинди?
  4. Ауропада татар телле җәмгыятьне ничек булдырырга һәм аның эшчәнлеген ничек көйләргә?

Форумның төп юнәлешләре

Тел һәм мәгариф

«Тел һәм мәгариф» юнәлешен татар теле укытучысы, дәреслекләр һәм методикалар авторы Рашат Якупов алып барды. Фикер алышуда Айнура Гәрәева, Айгөл Әхмәтҗан һәм Римма Гомәрова катнашты. Алар Франциядә һәм Алманиядә алып барган татар телле проектлары, балалар һәм өлкәннәр белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты.

Соңрак барлык Форум катнашучылары төбәкләр буенча төркемнәргә бүленеп, үз шәһәрләрендә, илләрендә яки якын төбәкләрдә татар телен үстерү өчен нинди проектлар эшләп булуын уйлады. Төркемнәр яңа очрашулар, сөйләшү клублары, балалар дәресләре һәм уртак чаралар турында тәкъдимнәр әзерләде.

Медиа һәм мәдәният

Икенче фикер алышу «Бер генә сәгатькә» подкастын яздыру форматында узды. Аны подкаст алып баручылары Гүзәл Шакирҗанова һәм Эльза Нәбиуллина алып барды.

Сөйләшүдә Франциядән Хәлил Әхмәтҗанов, Австриядән Илзирә Гарипова, Чехиядән Эльвира Гариф, Финляндиядән Гүзәл, Алманиядән Тимур Харрас, Италиядән Ислам Госманов һәм Нидерландтан Алия Исхакый катнашты.

Алып баручылар аларга татар медиасы, мәдәни чаралар, аудитория һәм төрле илләрдә эшләү тәҗрибәсе турында сораулар бирде. Фикерләр кайчак бер-берсеннән аерылды, ләкин нәкъ шушы төрлелек сөйләшүне җанлы итте. Катнашучылар үз илләрендәге тәҗрибә һәм татар мәдәниятен үстерүгә карашлары белән уртаклашты.

Сәясәт һәм киләчәк

Сәясәт юнәлешен Ирландиядән Ирма Туктар Керн алып барды. Фикер алышуда Чехиядән Рим Гыйлфан, Алманиядән Ринат Мөхәммәтов, Руслан Айсин һәм Айгөл Дәүләтшина, Финляндиядән Харис Бәдретдин катнашты. Харис Бәдретдин — революциягә кадәр Финляндиягә күченгән татарлар нәселенең бүгенге вәкиле.

Спикерлар Ауропадагы сәяси вәзгыятьнең үзгәрүе, уң көчләрнең көчәюе — шушы вәзгыятьтә татарларның үз телен һәм милли үзенчәлеген саклавы турында сөйләште. Шулай ук яңа җәмгыятьтә интеграцияне уңышлы узу, ләкин шул ук вакытта үзаңны югалтмау мәсьәләсе күтәрелде.

Ауропада татар телле җәмгыять

Форумның соңгы өлешендә «Ауропада татар телле җәмгыятьне ничек булдырырга һәм аның эшчәнлеген ничек көйләргә?» дигән темага җыен узды. Аны Алманиядә яшәүче татар активисты, «Әйдә» подкасты алып баручысы Айнур Әхмәтов алып барды.

Эколог, татар активисты һәм Форумны оештыручыларның берсе Искәндәр Нәбиуллин мәхәллә концепциясен тәкъдим итте. Аның фикеренчә, татарлар бүген дә ата-бабаларының тәҗрибәсенә таянып, тел, мәдәният, мәгариф һәм үзара ярдәмгә нигезләнгән җәмгыять төзи ала. Мәхәллә дини кешеләр өчен генә түгел: аның нигезендә кешенең үзен татар дип тануы һәм җәмгыять эшендә катнашуы тора.

Илдар Солтан Алманиядә җирләнгән татарларның каберләрен һәм үз нәселенә бәйле эзләрне өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул архив материалларын цифрлаштыру һәм Ауропада җирләнгән татарлар турында бердәм электрон база булдыру тәкъдимен җиткерде.

Уртак карарлар

Форум нәтиҗәләре

Соңыннан катнашучылар командаларга бүленеп, Ауропа татарларының төп проблемаларын, киләчәк проектларны һәм Форумнан соң ясалачак беренче адымнарны билгеләде. Фикер алышуда өч төп сорауга уртак җавап табылды:

Өч төп нәтиҗә

  • Ауропа татарлары форумын алга таба да үткәрергә кирәк;
  • татар оешмалары һәм активистлар арасында даими координация, уртак календарь һәм мәгълүмат алмашу кирәк;
  • Ауропада уртак татар телле мохит, аны тотып торучы проектлар һәм инфраструктура кирәк.

Катнашучылар Ауропа татарларының мәнфәгатьләрен тәкъдим итә алырлык рәсми гомумауропа оешмасы булдыру тәкъдимен дә хуплады. Мондый структура төрле илләрдәге татарларны бәйләүче уртак үзәк, мәгълүмат һәм ярдәм алу урыны, шулай ук халыкара проектларны тормышка ашыру коралы була алыр иде.

Форум ахыры

Форумның эш көне ахырында аны оештыручылар уннан артык кешедән торган төркемгә рәхмәт әйтеп, рәхмәт хатларын тапшырды. Төркемдә администраторлар, координаторлар, модераторлар, техник белгечләр, сәхнә режиссерлары, тәнәфес мәйданчыклары өчен җаваплылар, балалар программасы җитәкчесе һәм башкалар эшләде.

Көн дәвамында катнашучыларның балалары өчен махсус программа оештырылды. Шулай ук татар винил тәлинкәләре, китаплар һәм чигү эшләре күргәзмәләре, милли ризыклар куелган чәй өстәле һәм татар сәяси тоткыннарына хат язу почмагы эшләде.

27 сентябрь, якшәмбе көнне катнашучылар уртак иртәнге ашка җыелды. Аннары Франкфуртта беренче тапкыр татар телендә «Франкфурт — демократия үзәге» экскурсиясе узды. Кунаклар шәһәрнең тарихы һәм Алмания демократиясе үсешендәге роле белән танышты.

Форумда башланган эш онлайн форматта дәвам итәчәк. Киләсе Форумны бер-ике елдан уздыру күздә тотыла. Аның урыны әлегә билгеләнмәгән: ул яңадан Франкфуртта да, оештырырга әзер яңа команда табылса, Ауропаның башка шәһәрендә дә уза ала.

Катнашучыларның күпләп килүе һәм эштә актив катнашуы Ауропада татар телле мохиткә ихтыяҗ барлыгын күрсәтте. Форум төрле илләрдә яшәүче татарларга танышырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм уртак эшнең беренче юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирде. Алда яңа проектлар һәм күп уртак эш көтә.

Белешмә

Ауропа татарлары форумын «Алмания татарча» татар теле инициатив төркеме оештырды. Төркем 2024 елда барлыкка килде. Бүген аның активистлары Алманиянең төрле шәһәрләрендә яши һәм лекцияләрдән алып зур фестивальләргә кадәр татар телле чаралар үткәрә.

Мүнхендә татарча сөйләшү клубы, Франкфуртта татар китап клубы даими эшли. Төркем Ураза һәм Корбан гаетләренә, 26 апрель — Татар теле көненә багышланган очрашулар, лекцияләр һәм онлайн-конференцияләр оештыра. Alima Academy белән берлектә татар сәяси репрессияләре корбаннары, Татарстан Конституциясе һәм Татарстан суверенитеты көннәренә багышланган онлайн чаралар да уздырылды.

Ел саен балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә. «Алмания татарча» шулай ук һәр октябрьдә дөнья татарларын бергәләп 1552 чакрым йөгерергә чакырган #1552run акциясен оештыра.

Төркем активисты Эльза Нәбиуллина һәм Ләйсән Гәрәева («Дәртле читек» татар балалар клубы) продюсерлыгында Берлинда беренче татар телле театр проекты — Айдар Җәббаровның «Чыганак» спектакле күрсәтелде. Моннан тыш, Defne концерты һәм җырчы Adelya Abadeli белән Нидерландта яшәүче пианочы Аделина Гансвиндның Алмания шәһәрләре буйлап гастрольләре оештырылды.

«Алмания татарча» шәһәр һәм Ауропа иҗтимагый-мәдәни оешмалары белән хезмәттәшлек итә, балалар һәм өлкәннәр өчен татар телле чаралар үткәрүне дәвам итә. Бу — төркем тормышка ашырган күпсанлы проектларның бер өлеше генә.